Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Җәяүлеләргә юл бирмәү очраклары өчен административ җаваплылык көчәйтелә

Дмитрий Медведев җәяүлеләргә юл бирмәү очраклары өчен җаваплылыкны көчәйтү турында закон проектын Дәүләт Думасына кертү боерыгына кул куйган. Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев җәяүлеләргә юл бирмәү очраклары өчен административ җаваплылыкны көчәйтү турында закон проектын Дәүләт Думасына кертү боерыкнамәсенә кул куйган. Бу документ сишәмбе көнне Хөкүмәт сайтына эленде. Бу хакта ТАСС...

Дмитрий Медведев җәяүлеләргә юл бирмәү очраклары өчен җаваплылыкны көчәйтү турында закон проектын Дәүләт Думасына кертү боерыгына кул куйган.

Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев җәяүлеләргә юл бирмәү очраклары өчен административ җаваплылыкны көчәйтү турында закон проектын Дәүләт Думасына кертү боерыкнамәсенә кул куйган. Бу документ сишәмбе көнне Хөкүмәт сайтына эленде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

"Закон проекты буенча Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 12.18 маддәсенә үзгәреш кертү карала. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәмичә, җәяүлеләргә, велосипедчыларга һәм юл хәрәкәтендә башка катнашучыларга, юл бирмәгән өчен йөртүчеләргә 1,5 меңнән алып, 2,5 мең сумга кадәр административ штраф билгеләнәчәк. Хәзерге вакытта җәяүлеләргә, велосипедчыларгә һәм башка юл хәрәкәтендә катнашучыларга юл бирмәгән транспорт хуҗасына 1,5 мең штраф салына ала иде", - диелгән Министрлар Кабинеты хәбәрендә.

Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2015 елның 12 ае эчендә җәяүле юлларында 19 779 юл һәлакәте теркәлгән. Нәтиҗәдә 1233 кеше вафат булган һәм 19 576 кеше яраланган.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X