Яз җитә — витаминнар кирәк чак
Балалар һәм олылар өчен дә туры килә торган киңәшләр: Көн саен сөт ризыклары кулланыгыз. Кефир арыганлык тойгысын, йокы килүне киметер, көч өстәр. Эремчек тырнакларны ныгытыр, чәчләрне, бит тиресен матурлар. Яңа өлгергән яшелчә-җимешләр булмаганда туңдырылганнары ярдәмгә килер. Аларны да мөмкин кадәр ешрак кулланыгыз. Төрле чикләвекләр ашарга тырышыгыз. Ләкин көн саен аз...
Балалар һәм олылар өчен дә туры килә торган киңәшләр:
Көн саен сөт ризыклары кулланыгыз. Кефир арыганлык тойгысын, йокы килүне киметер, көч өстәр. Эремчек тырнакларны ныгытыр, чәчләрне, бит тиресен матурлар.
Яңа өлгергән яшелчә-җимешләр булмаганда туңдырылганнары ярдәмгә килер. Аларны да мөмкин кадәр ешрак кулланыгыз. Төрле чикләвекләр ашарга тырышыгыз. Ләкин көн саен аз гына күләмдә.
Иң яхшы үзләштерелә торган витаминнар табигый ризыкларда була.
А витамины йомырка сарысында, сыер маенда, кишердә, балыкта, бавырда, сыер итендә күп.
Б витамины - карабодайда, сөт ризыкларында, йомыркада һәм ногыт борчагында.
С витаминына кәбестә, цитруслылар, петрушка һәм гөлҗимеш бай. Кайбер «яңа» ризыкларны ашый башлаганчы, балагызга аллергия бирүе турында шикләнсәгез - башта күп итмичә генә ашап караудан башлагыз.
Яз көне витаминнар аеруча күп таләп ителә. Шуңа күрә синтетик препаратлар, витамин-минераль комплекслар хакында да онытмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев