Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

“Җәйге” шарлотка рецепты

Кирәк булачак: 1 стакан шикәр комы, 1 стакан он, 3 күкәй, 2 уртача күләмле алма (шарлоткага әчкелтем алма кирәк) яки җиләк-җимеш, 1 бал кашыгы разрыхлитель яисә аш серкәсе белән сүндерелгән ярты бал кашыгы сода. Бер савытка 3 күкәйне сытабыз, өстенә 1 стакан шикәр комы салып, бик яхшылап болгатабыз. Килеп чыккан...

Кирәк булачак: 1 стакан шикәр комы, 1 стакан он, 3 күкәй, 2 уртача күләмле алма (шарлоткага әчкелтем алма кирәк) яки җиләк-җимеш, 1 бал кашыгы разрыхлитель яисә аш серкәсе белән сүндерелгән ярты бал кашыгы сода.

Бер савытка 3 күкәйне сытабыз, өстенә 1 стакан шикәр комы салып, бик яхшылап болгатабыз. Килеп чыккан катнашма икеләтә күбәеп, саргылт төскә керергә тиеш. Аннан соң өстенә 1 стакан он, разрыхлитель салып болгатабыз.

Шарлотканың эченә алма, чия, карлыган, кура яисә җир җиләге салырга була.

Табаны майлыйбыз, катнашманың яртысын салабыз һәм эчлеген җәябез. Катнашманың калган яртысын салып бетерәбез һәм духовкага куябыз. 40-45 минуттан "җәйге" шарлотка әзер булып, өйгә хуш исләр чыгарачак.

Ашыгыз тәмле булсын!

http://tatar-today.ru/2016/07/8404/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X