Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Җылы җәйгә 9 ай гына калды

Синоптиклар сентябрь буе 23-25 градус җылылык сакланыр, дип вәгъдә иткәннәр иде. Август буе эсселектән алҗыган халык бу фаразның дөреслеккә туры килмәвенә куанды гына кебек. Әмма көн саен, кайчак тәүлек буе койган сентябрь яңгырлары да туйдырды инде. Кайбер хуҗалыкларда бәрәңге уңышы да җыеп алынмаган әле, ә синоптикларның фаразына караганда, алда аяз...

Синоптиклар сентябрь буе 23-25 градус җылылык сакланыр, дип вәгъдә иткәннәр иде. Август буе эсселектән алҗыган халык бу фаразның дөреслеккә туры килмәвенә куанды гына кебек. Әмма көн саен, кайчак тәүлек буе койган сентябрь яңгырлары да туйдырды инде. Кайбер хуҗалыкларда бәрәңге уңышы да җыеп алынмаган әле, ә синоптикларның фаразына караганда, алда аяз көннәр көтелми. Бары тик 28 сентябрьдән 7 октябрьгә кадәр генә көннәр яңгырсыз булачак. Бәлки, "Әбиләр чуагы" шул вакытка туры киләдер? Әмма бу ямьле вакытның җылы булуына күнеккән бит без, ә сентябрь азагы-октябрь башында һава температурасы 12-14 градустан артмаячак. 30 сентябрь төнендә хәтта 1градус салкынлык күзәтеләчәк. Ә иртәгә, 16 сентябрьдә, безне көндез - 12, төнлә 6 градус җылылык көтә. Яңгыр турында әйтеп тору кирәк тә түгелдер инде. Шимбә-якшәмбе көннәрендә дә шундый һава торышы сакланаячак.

Һәр ел фасылының - үз матурлыгы. Җылы җәйгә дә тугыз ай гына калды инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев