Заман сулышы

Җыр-моңны юлдаш итеп

Инде тирә-якта, туган төбәктә Сабантуйлар гөрләп узды, җиң сызганып, чалгы чүкеп печәнгә төшәсе калды дип уйлыйсыздыр, әйеме?! Ялгышмагыз, туганнар! Шөгер төбәгендә чагыштырмача зур булмаган авыл саналса да, үз йөзе, үз кыйбласы булган, һәр елны июнь ахырында Югары Чыршылыда уза торган бәйрәм барлыгын да истән чыгармагыз әле, җәмәгать! Элегрәк Авыл көнен...

Инде тирә-якта, туган төбәктә Сабантуйлар гөрләп узды, җиң сызганып, чалгы чүкеп печәнгә төшәсе калды дип уйлыйсыздыр, әйеме?! Ялгышмагыз, туганнар! Шөгер төбәгендә чагыштырмача зур булмаган авыл саналса да, үз йөзе, үз кыйбласы булган, һәр елны июнь ахырында Югары Чыршылыда уза торган бәйрәм барлыгын да истән чыгармагыз әле, җәмәгать!


Элегрәк Авыл көнен тау башында үткәрә иделәр. Ә хәзер тансык тамаша авыл башындагы әрәмә аланлыгында уза. Монда бишектә яткан сабыйдан алып, ил агасына кадәр авыл яшәсен дигән җанга якын сүзләрне дога урынына кабатлап, әйткәнне изге гамәлләр белән беркеткән кавем яши. Алты-җиде кибет хезмәт күрсәткән тарихи бәйрәмне Түбән Чыршылы мәктәбе укытучысы, Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Талига Сәйфиева шигъри юллар белән ачып җибәрде. Аның белән тулысынча килешкәндәй, мәйдан өстендәге яңгыр болытлары да тизрәк таралырга ашыкты.
Авыл көнен Түбән һәм Югары Чыршылы халкын биш бармагыдай белгән, ихтирам казанган, авыл имамы Мифтах хәзрәт чыгышыннан башка, әлбәттә, күз алдына китерү мөмкин дә түгел. Яшел чапанлы, ак чалмалы хәзрәтнең сүзләре күңелләргә нур рәвешендә кунды, фани дөньяның асылын төшендерде, гореф-гадәт, йолаларның сакланырга тиешлеген искәртте. Бердәмлеккә, бәлки, чынлап та безгә биредә көн итүчеләрдән үрнәк алу зарурдыр. Әнә бит шушы истәлекле көнне тормышка ашыру максатыннан авыл халкы, бәйрәмне оештыручыларга, 22 меңнән артык акча җыеп тапшырган. Авылдан чыккан эшмәкәр миһербанлы байлар да акчалата, бүләкләтә лаеклы өлеш керткән.
Түбән Чыршылы авыл җирлеге башлыгы Нурия Хәйруллина чыгышында рухи тамырларга кагылды. Бу авыл халкы белән гомер кичү, нәрсә дә булса эшләү, оештыру бары тик канәгатьләнү хисе уятканын әйтте. Монда теләсә нинди башлангычта теләп ярдәм итүче, катнашучы Мифтах Сәгъдиев, Әкъдәс Вафин, Рафик Гәрәев, Әнис Закиров, Марсель Шәрифуллин, Ильяс Ямаев кебек затлар барда, эш вакытында җиренә җиткереп үтәлә.
Әлбәттә, Авыл көнен берсеннән-берсе кызыклы ярыш-бәйгеләрсез күз алдына китерү кыен. Сезнең берәр кайда хатын-кызларның капчык сугышында катнашканын күргәнегез бармы?! Булмаса, киләсе елга шундый кызыклы тамашаның шаһите була аласыз! Таза гәүдәле хатын-кыз бер селтәнүдә капчык белән бәреп төшерсә, эшләпәңне ун метр ераклыктагы кычыткан арасыннан эзләргә калмагае, агай-эне... Мәйдан үзәгендә гүзәл затларның, ир-егетләрнең аркан тартышына көч бирә-бирә тавышсыз калдым. 24 килограммлы герне иң күп күтәрүче Мөэмин-Каратай авылы егете Искәндәр Шәмсуаров әлеге ярыш төренең җиңүчесе дип табылды, Зәй-Каратайдан Зөлфәт Галиуллин гер күтәрүдә II урынны яулады. Югары Чыршылыда кул көрәшен бик яраталар икән. Хатын-кызлар арасында үзенең ныклы куллы җитәкче икәнлеген дәлилләп, авыл җирлеге башлыгы Нурия Хәйруллина беренче бүләккә лаек иде. Ир-егетләр арасында кул көрәше киеренкелеге, катнашырга, көч сынашырга теләүчеләрнең күплеге белән аерылып торды. Бәкердән килгән бүрәнәдәй беләкле Илдар Минәхмәтов әлеге ярышта үзенә тиңнәр юклыгын тагын бер тапкыр күрсәтте.
Мәйдан читендәге төз гәүдәле, бүртеп торган мускуллы таза егетләргә сез дә игътибар иткәнсездер әле. Каршыгызда баһадирларыбыз - районның быелгы абсолют баш батыры, 22 яшьлек Куакбаш авылы пәһлеваны Рөстәм Йосыпов, күп еллардан бирле мәйдан тоткан Урдалы егете Марат Гарифуллин, милли көрәштә яшьләр арасында республика чемпионы, өлкәннәр арасында бил алышып та призлы урыннарны яулаган Зәй-Каратай горурлыгы Зөлфәт Галиуллин басып тора. Милли көрәш, гадәттәгечә, өч төркемдә - малайлар, яшүсмерләр, өлкәннәр арасында барды. Көрәш буенча баш хөкемдар - Югары Чыршылы егете Илшат Сабирҗанов. Кечкенәдән, тәпи йөри башлаганнан бирле мәйданда ул. 1984 - 2003 елларда Түбән һәм Югары Чыршылы сабантуйлары баш батыры, 2010 елдан бил алышуның барлык нечкәлекләрен белгән алыштыргысыз судья. 18 яшьтәгеләр арасында Зәй-Каратай авылыннан Фәнзил Галиуллин исемле яшь көрәшче баш батыр калды. Өлкәнрәк егетләр җыелган халыкка татар көрәшенең кабатланмас гүзәл үрнәкләрен күрсәтте. Шушы бил алышын карау өчен генә Югары Чыршылы бәйрәменә килерлек иде. Нәтиҗәдә, өченче урынны Югары Чыршылыдан Илдар Ризванов алды. Икенче батыр исеменә Зәй-Каратайдан Илдар Шәймөхәммәтов лаеклы дип табылды. Көрәшнең баш батыры булып Рөстәм Йосыпов калды.
Югары Чыршылыда - әдәбият-мәдәният әһелләренә урын түрдән. Күренекле шәхес, шагыйрь Әнәс Исхаков авылның горурлыгы, Түбән һәм Югары Чыршылы тарихын китап рәвешендә дөньяга чыгарган, 2012 елда татарның күренекле шәхесе, тарихчысы, галиме тормышы турында китап төзеп нәшер иткән тарихчы, талантлы каләм иясе Роза Әбзалова-Сәлманова эшчәнлеге, иҗаты соклану катыш хөрмәт уята. Бәйрәмдә Әлмәттән килгән үзенчәлекле аксакал язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Әсгать Сәлахның якын итеп килеп чыгыш ясавы бәйрәмгә бизәк уйды. Ә инде язучының култамга салган китапларын бүләк итүе күпләргә 2012 елның 30 июнен истә калырдай тарихи көн итте. Ике Чыршылыга да якын, гомерен туган җиргә багышлаган Зәки әфәнде Заһриев Самара өлкәсе Гали авылыннан килгән гаилә дусты, диннең барлыгына, берлегенә инанган Нурислам Баһаветдиновны да Авыл көненә чакырган. Нурислам, сәхнәгә күтәрелеп, шундый самими, искиткеч эчтәлекле мизгелләр бүләк иткән өчен эчкерсез рәхмәтен белдерде, Гали авылы сәламен җиткерде.
Бәйрәмне алып баручы Талига Сәйфиеваның карашыннан нур бөркелде, җылы мөнәсәбәтеннән җаннар эреде. Авыл көненнән халык теләр-теләмәс кенә таралышты. Җир җимертеп эшли дә, тамырларын барлап уен-көлке, җыр-моңны юлдаш итеп ял да итә минем халкым!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: