Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Җырчы Илсөя Бәдретдинова “Мулла” фильмында катнашырга җыена

Татар эстрадасы җырчысы Илсөя Бәдретдинова Туфан Миңнуллинның "Мулла" пьесасы буенча төшереләчәк тулы метражлы нәфис фильмда уйнарга җыена. Бүген ул фильмның "Татаркино" оешмасында үткәрелгән кастингында катнашты, дип хәбәр итә «Татар-информ». "Кастингтан үтәрмен дип өметләнәм. Шушы фильмда катнашу өчен августка планлаштырылган бөтен концертларымны күчердем", - дигән Илсөя Бәдретдинова. Илсөя фильда Налимә ролендә...

Татар эстрадасы җырчысы Илсөя Бәдретдинова Туфан Миңнуллинның "Мулла" пьесасы буенча төшереләчәк тулы метражлы нәфис фильмда уйнарга җыена. Бүген ул фильмның "Татаркино" оешмасында үткәрелгән кастингында катнашты, дип хәбәр итә «Татар-информ».

22-tkn_7577-1

"Кастингтан үтәрмен дип өметләнәм. Шушы фильмда катнашу өчен августка планлаштырылган бөтен концертларымны күчердем", - дигән Илсөя Бәдретдинова.

Илсөя фильда Налимә ролендә уйнарга хыяллана.

Туфан Миңнуллинның "Мулла" пьесасы 2006 елда "Яңа татар пьесасы" бәйгесендә махсус призга лаек булган иде. Татарстанда "Мулла"ны өч дәүләт театры - Әтнә, Минзәлә һәм Камал театрлары куйды. Камал театрында авылга кайткан имам Әсфәндияр ролен Эмиль Талипов башкарды, Налимә ролен - Гөлчәчәк Хәмәдинурова. Сюжет нигезендә яшь хәзрәтнең авылда имансызлык һәм агрессия белән очрашуы ята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X