Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Югары Чыршылыда яшәүче Мөхтәрәмә апа котлаулар кабул итте

Югары Чыршылы авылында гомер итүче Гиниятуллина Мөхтәрәмә Закиҗан кызы 4 ноябрьда 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Ул 1928 елда гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Бала чагы, үсмер чоры сугышның иң авыр елларына туры килә. Күп еллар буе "Спартак" колхозында сыер савучы булып эшли. Ул вакытта барлык эшләрдә кул көче белән башкарыла: көянтә-чиләк белән малларга ашарга ташу; терлек асты тазарту; җәйге чорда җәйләүдә көне буе эшләү...” Никадәр авыр булса да, тырышып, ярышып эшләдек “-дип искә ала Мөхтәрәмә апа.
     Тормыш юлын Югары Чыршылы егете Камил абый белән бәйләгәч, мәктәптә эшләргә туры килә. Төнге 12 дә килеп мичкә утын ягып, сыйныф бүлмәләрен җылытып кую, кышка утын кисеп, яру. Суган,чөгендер басуларында  ындыр табакларында эшләү, барысы да аның башыннан үткән.
     Бүгенге көндә Мөхтәрәмә апа улы Җәмил, кызы Фәния тәрбиясендә. Аның зиһене ачык, хәтере бик яхшы. Күзләре начар күрсә дә, колаклары ныклап ишетмәс дә авылда, илдә булган барлык яңалыкларны белеп, кызыксынып тора.

 Күршеләре Әнисә, Гильмури,Фатыйма апалар гел хәлен белеп кереп йөриләр. Бигрәк тә күршесе Рәйсә апага бик рәхмәтле ул. Ак әбиебез барсына да дисбесен тартып изге теләкләрен тели: районыбыз җитәкчеләренә, авыл җирлегенә, авылның ветераннар Советына искә алып котлаулары, бүләкләр тапшырулары өчен олы рәхмәтен белдерә. ”Алар әйткән җылы сүзләргә,матур теләкләргә бигрәкләр дә нык сөендем “-ди ул.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев