Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Ютазыда аучы ир-ат 15 яшьлек кызга аткан

Гадәттән тыш хәл кичә - 22 август кичендә булган. Россия Тикшерү комитетының Татарстан идарәсеннән хәбәр итүләренчә, 59 яшьлек аучының кыз баланы яралау факты уңаеннан тикшерү алды эше кузгатылган. Беренчел тикшерү мәгълүматларыннан аңлашылганча, кыз Урал авылыннан ерак түгел урындагы тауда ятып торган. Биредә элемтә яхшы булганлыктан, ул Интернет челтәреннән файдаланган. Ә...

Гадәттән тыш хәл кичә - 22 август кичендә булган.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан идарәсеннән хәбәр итүләренчә, 59 яшьлек аучының кыз баланы яралау факты уңаеннан тикшерү алды эше кузгатылган.

Беренчел тикшерү мәгълүматларыннан аңлашылганча, кыз Урал авылыннан ерак түгел урындагы тауда ятып торган. Биредә элемтә яхшы булганлыктан, ул Интернет челтәреннән файдаланган. Ә шул вакытта 200 метр чамасы ераклыкта булган, ауга дип Башкортстанның Октябрьск шәһәреннән килгән, "Вепрь" карабины белән коралланган аучы, кызның җирән чәчләрен күреп алган һәм кыргый хайван дип уйлаган. Атканнан соң аучы, тидерә алмадым дип уйлап, өенә кайтып киткән.

Авылга таба юл алган, беләге яраланган кызны җирле кеше күреп алып, машинасында фельдшерга озаткан. Кыз бала хастаханәдә дәвалана.

http://intertat.ru/

Тикшерү эше дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев