Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

«Заман сулышы» - “Бәллүр каләм” бәйгесе җиңүчесе

«Заман сулышы» газеты редакциясе коллективы "Бәллүр каләм" журналистлар конкурсы җиңүчесе булды. Бүләкләү тантанасы Казанның "Корстон" комплексында бик күп дәрәҗәле затлар катнашында үтте. Без катнашкан "Татарстанның шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары" номинациясендә конкурс эшләрен тапшыручылар аеруча күп булган. Икенче турга - номинант буларак җиде редакция чыккан иде. Өч редакция, шуның...

«Заман сулышы» газеты редакциясе коллективы "Бәллүр каләм" журналистлар конкурсы җиңүчесе булды.


Бүләкләү тантанасы Казанның "Корстон" комплексында бик күп дәрәҗәле затлар катнашында үтте. Без катнашкан "Татарстанның шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары" номинациясендә конкурс эшләрен тапшыручылар аеруча күп булган. Икенче турга - номинант буларак җиде редакция чыккан иде. Өч редакция, шуның берсе "Заман сулышы" "Бәллүр каләм"гә лаек булды.
Бу - безнең коллектив өчен бик зур Җиңү, зур куаныч! Анда коллективтагы һәркемнең көче салынган. Шулай ук "Заман сулышы"ның башында торган ветераннарыбыз, төрле елларда армый-талмый булсын, дип эшләгән һәркемнең тырышлыгы бар анда.
«Бәллүр каләм" бәйгесенә менә шундый Мактау тактасы куелган иде. "Заман сулышы" редакциясе коллективы астан икенче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined