Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Үзе сайлаган язмыш

Укытучы - иң кирәкле, җаваплы, гуманлы һөнәр иясе. Шуңа да ул даими игътибарга, хөрмәткә, ихтирамга лаек. Укытучы хезмәтен бизмәнгә салып, үлчәп булмый, аның эшен вакытында күрә белергә кирәк. Язмамның төп герое - шәһәрдәге 7 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Розалия Рөстәм кызы Якупова. Киң белемле, эрудицияле, иҗади эзләнүчән...

Укытучы - иң кирәкле, җаваплы, гуманлы һөнәр иясе. Шуңа да ул даими игътибарга, хөрмәткә, ихтирамга лаек. Укытучы хезмәтен бизмәнгә салып, үлчәп булмый, аның эшен вакытында күрә белергә кирәк.


Язмамның төп герое - шәһәрдәге 7 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Розалия Рөстәм кызы Якупова. Киң белемле, эрудицияле, иҗади эзләнүчән шәхес, үзенең һөнәри осталыгын камилләштерүдә даими эшли. Гүзәл табигатьле Бәкер авылында туып үскәнгәме, аның челтерәп аккан шифалы суын эчкәнгәме, Розалия тормышны, балаларны, хезмәтне, матурлыкны ярата, күңеле тулы изгелек, шәфкать. Аның эчкерсез елмаюы, матур, ягымлы итеп эндәшүе, һәрвакыт ярдәмгә әзер булуы, үзе өчен генә түгел, ә тирә- ягындагы хезмәттәшләре, укучылары өчен җан ату - үзе шифа. Ишле гаиләдә үскәнгә күрәдер, балаларны эчкерсез ярата ул. Үзенең дә тупырдап торган өч улы, үрнәккә куярдай , тәрбияле булып үстеләр. Югары уку йортларында укысалар да, егетләр намаз укый, күңелләрендә иман нуры. Хәзерге буталчык, четерекле заманда, малайларының күңеленә изге бәрәкәтле орлыклар сала алганына бөтен күңеле-җаны белән сөенеп, шөкерана кыла бәхетле ана.

Мәктәбебез горурлыгы, хөрмәткә лаек кешесе Розалия Рөстәмовнаның 26 ел педагогик хезмәт юлы бар. Һәр дәресне күңел җылысын биреп үткәрә ул. Аның сәнгатьле, аңлаешлы итеп сөйләвен тыңлавы да рәхәт.Шуңа күрә дә татар теле һәм әдәбияты дәресләре укучыларының иң яраткан дәресләре булып санала. Татар теле һәм әдәбияты олимпиадаларында аның укучылары һәрвакыт призлы урыннарга лаек була.

2009-2010 уку елында шәһәркүләм олимпиадада беренче урынны XI сыйныф укучысы Гөлнур Галимова, өченче урынны Алия Шәйхетдинова (XI сыйныф) алды. 2010-2011 уку елында IX сыйныф укучысы Резидә Исмәгыйлова беренче урынны яулады. Мондый нәтиҗәләргә җиңел генә, гадәти дәрес биреп кенә ирешеп булмый. Укучылар белән өстәмә, интерактив дәресләр үткәреп, тәҗрибәле укытучы - ил байлыгы - сәләтле балаларны барлый, соңыннан шулар белән аерым эшли, җәмгыятьнең иҗади потенциалын булдыру кебек гаять мөһим бурычны хәл итә. Укытучы фикеренчә, сәләтле һәм талантлы балаларга вакытында тиешенчә ярдәм күрсәтелмәсә, баладагы теләсә нинди сәләт, талант үсеше тоткарланырга, кайбер очракта хәтта юкка чыгарга мөмкин. Шулай итеп, сәләтле баланы эзләп табу, ачыклау һәм аңа теләктәшлек күрсәтүне вакытында нәтиҗәле башкарганы өчен дә Розалия Рөстәм кызының укучылары ел саен олимпиадаларда югары уңышларга ирешәләр дә. Афәрин!

Рухи кыйммәтләребезне киләчәк буынга тапшыручы татар теле мөгаллиме хезмәттән тәм, тормыштан ямь табып яши. «Мәктәп-минем яшәү чыганагым, үзем сайлаган язмышым!» - ди ул. Шулай була күрсен берүк! Чын күңелдән коллегама исәнлек-саулык, иҗат уңышлары телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев