Заман сулышы

Үзебезнең газет

Нинди генә позицияне якласак та, В.И.Ленинның даһилыгы алдында баш киемен салам! Үзебезгә кагылышлысына гына тукталыйк. Аның газет турында "ул - агитатор да, ул - пропагандист та, ул-оештыручы да" дигән сүзләре бүген дә актуаль яңгырый бит, дуслар. В.Ленинның югары белемле юрист булуына карамастан, үз кулы белән тутырган документларында, төрле анкеталарында төп...

Нинди генә позицияне якласак та, В.И.Ленинның даһилыгы алдында баш киемен салам! Үзебезгә кагылышлысына гына тукталыйк. Аның газет турында "ул - агитатор да, ул - пропагандист та, ул-оештыручы да" дигән сүзләре бүген дә актуаль яңгырый бит, дуслар. В.Ленинның югары белемле юрист булуына карамастан, үз кулы белән тутырган документларында, төрле анкеталарында төп һөнәрен "журналист" дип күрсәтүе дә юкка гына түгелдер?!


Совет чорында матбугат һәм мәгълүмат чаралары, партия органы буларак, чын демократия дигән төшенчәдән ерак торса да, газет - журнал битләрендә дөнья күргән язмалар буенча тиз арада тиешле чаралар күрелә иде. "Безнең чыгышлар эзеннән" дигән рубрика белән чыккан язма-чыгышларда еш кына төрле дәрәҗәдәге түрәләрнең эштән алынуы турында да хәбәр ителеп килде. Шулай итеп, дәүләт органнары һәм җәмгыятебез арасында ныклы күпер салына иде.
Бүгенге көндә нәрсә күрәбез? Хат ташучыларның сумкалары "сары матбугат" белән шыплап тулган. Совет заманында газет-журналлар халыкны тәрбияләү, аны яхшылыкка өндәү белән шөгыльләнсә, матбугат һәм мәгълүмат чаралары бүген базар мөнәсәбәтләре законнарына буйсындырылгач, сан ягыннан күпкә артса да, эшләгән хезмәтләре, кылган гамәлләре белән чыга алмаслык сазлыкка кереп чумдылар. Чөнки төп максат - җәмгыятебезгә хезмәт итүгә түгел, акчага табынуга һәм аны табуга кайтарылып калды. "Сары матбугат", дистәләгән күңел ачуга корылган радио, телевидение тапшырулары халыкның болай да тыя алмаслык нәфесен канәгатьләндерүгә юнәлтелде. Нәтиҗәсен барыбыз да күреп-ишетеп торабыз, укып беләбез: әхлакый кануннар юкка чыга, җан өшеткеч җинаятьләр - үтерү, талау, җенси тотнаксызлык гадәти күренешкә әверелә.
Бүген берни турында да уйламыйча типтереп яшәү, күңел ачуны хуп күрүче, акча колына әверелә баручы яшьләргә, кыйблаларын югалткан башка буын вәкилләренә нинди өндәмәләр белән чыгарга? Киң халык массасына моны бары тик җитди, бар яктан да сыйфатлы матбугат аша гына җиткереп булганлыгын беркем дә кире какмас. Уртак хәзинәбез булган «Заман сулышы» 22 ел дәвамында алда язып үтелгән милли кыйммәтләребезне барлап, тоткан кыйбласына тугрылык саклап килә. Без бу фикерләргә аваздаш язмаларны газетның һәр санында таба алабыз. Безнең көчебез бергәлектә һәм бердәмлектә. Тамырын бик тирән җәйгән кризис дигән зәхмәт " Заман сулышы"ның күләмен, акча чыгымнарын каплауны күпкә киметергә теш кайрап торганда, тиражны саклап калу аеруча мөһим. Дәүләтебез сәясәте бик тиз алышынып торган чорда гомер кичерәбез. Бүген үзебезне милләт буларак яклыйк, саклыйк дисәк, "Заман сулышы"ннан аерылмыйк!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги:
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: