Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Үзәк район хастаханәсе поликлиникасында беренчел медицина звеносы эше белән танышу

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов үзәк район хастаханәсе поликлиникасында булды.

Баш табиб Рим Әмиров озатуында поликлиникада кичектергесез ярдәм кабинеты, дежур табиб, прививка кабинеты эше ничек оештырылуы белән танышты.

Медицина хезмәткәрләре белән сөйләшү вакытында ул беренчел звено эшенең мөһимлеген билгеләде. Кеше үзен начар хис иткәндә поликлиникага мөрәҗәгать итеп, сыйфатлы медицина ярдәме алсын, ди ул. Әнә уку йортын тәмамлап килгән яшь терапевт Татьяна Андреева дежурлык итә иде ул көнне.

Район башлыгы аңардан эш шартлары турында сорашты. Кичектергесез ярдәм иҗү буенча өлкән фельдшер Галина Хәсәншина әйтүенчә, чакыруларны иртәнге 7.00дән көндезге 14.00 сәгатькә кадәр кабул итәләр. Поликлиникага беркетелгән халыкка хезмәт күрсәтәләр.  Дежур табиб иртәнге 8.00дән кичке 17.00 сәгатькә кадәр, алдан язылмыйча да кабул итә.

Вакцинация узу кабинеты янында Рәгать Хөсәенов прививка ясатырга килгән халык белән аралашты. Монда чират тезелгән иде. Халык шуңа бераз зарланып алды. Рәгать Хөсәенов аларга өстәмә пунктлар турында әйтте. Шулай ук шәфкать туташлары белән сөйләшеп, хәлләрен сорашты.

"Заман сулышы" газетында тулысы белән укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев