Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Зәй-Каратай авылында җиләк бакчасына нигез салынган

Тиздән Зәй-Каратай авылы янындагы кырларда тәмле, сусыл җиләкләр өлгерер, кызыл малиналар тулып пешәр. Зәй-Каратайның элеккеге алма бакчасы территориясенә җиләк бакчасына нигез салынган.


Эшлим, үз эшемне ачам дип, җир эшенә хөрмәт белән караган кешегә бер авырлыклар да киртә була алмый. Зәй-Каратайның күптән эшкәртелмәгән, сөрелмәгән, чүп үләннәре үсеп утырган җирне алып, җиләк һәм ремонтант малина үстерү буенча бакчага нигез салган Алексей Камашев. Биредә 3 гектарда малина һәм бакча җиләге (виктория) утыртылган.

Моннан берничә ел элек Санкт-Петербургта, офис эшендә, рәсми документлар белән эш итеп утырганда, Лениногорск районы авылына кайтып, җир эшенә алынырмын дип уйламагандыр да. Алексей Камашев – белеме буенча юрист. 1970 елда Лениногорскида туа. Аңа 12 яшь булганда, нефтьче һөнәренә ия булган әти-әнисе Казахстан якларына күчеп китә. Аннан соң язмыш аны Санкт-Петербург шәһәренә илтә. Шунда юрист булып эшли. Узган ел Әлмәттәге дуслары янына кайткач, аларның җиләк үстерү белән мавыгуларын күрә һәм шуннан тормыш итүне икенче якка бора да куя.

“Җиләк үстерү эшенә шулхәтле кызыктым, шушы эшкә алынасы килү теләгем көчле булды һәм мин мондагы җирнең хуҗасын табып, җирне сатып алдым. 40 елдан соң янәдән Лениногорскига кайттым. Быел менә җирне сөреп, чүп үләннәреннән арындырып, булачак бакчага нигез салынды”, - дип сөйли ул.

Әлбәттә, без сөрелгән, эшкәртелгән кара җир мәйданнарын күрдек, ә андый хәлгә китерер өчен күп тырышлык куелган. Бик күп агач тамырлары иде, аларның тамырларын чыгардык, чистарттык. Җир бик дымлы иде, ди. Алексей Марсельевич әйтүенчә, бу урында утыртылмыйча торып, җир ял иткән, пар җирләре булып тора.

“Миңа мондагы табигать нык ошады. Карагыз әле сез, бер якта таулар, әнә тегендәрәк элеккеге алма бакчасыннан калган алмагачлар ничек матур чәчәк атып утыра. Авыл халкы мондагы җирләрне дә уңдырышлы, яхшы дип мактады. Юкка гына элек биредә миллионер колхоз булмагандыр”, - дип Зәй-Каратай табигатенә сокланып сөйли ул.

Алексей Камашев фикеренчә, җиргә карата яхшы мөнәсәбәт, уңай мөгамәлә, туфракка җитәрлек дым, су һәм технологик чаралар кирәк, менә шуларны башкарсаң, җир дә уңышы белән җавап бирер. Ни өчен җиләк үстерүгә алынган соң?

Беренчедән, җиләк – микроэлементларга, антиоксидантларга бай. Икенчедән, җиләк бизнесы яшелчәгә караганда, отышлырак. Аның бәясе дә башкаларга, мәсәлән, кыяр-помидорга караганда, кыйбатрак йөри. Үсентеләрне Алексей үзе сатып  алып кайткан.

Без барган көнне Зәй-Каратайдан килгән берничә хатын-кыз җиләк үсентеләрен утыртуда эшлиләр иде. Малинаның ремонтант төрен “Полька” сортын утырткан. “Гади генә малина утыртсаң, бер тапкыр уңыш бирә дә, шуның белән бетә. Ә ремонтант булганда, ноябрь аена кадәр малина бирә. Һәм кешеләрне дә озаграк вакытка эшкә җәлеп итеп булачак”, - ди Алексей.

 Әлбәттә, яңгырлар яуса да, җиләккә су сиптерү җайланмасы куярга кирәк. Җайланмалар алынган, шушы көннәрдә урнаштырылачак, ди ул.

Язманы тулысынча "Заман сулышы" газетында укырсыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X