Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Зәй-Каратайда шәҗәрәләр төзү бәйгесенең җиңүчеләрен билгеләгәннәр (фото)

Нәсел агачыңны белү, тамырларыңны эзләү - һәммәбезнең изге бурычы. Шушы изге бурычны үтәү нисбәтеннән безнең мәктәптә «Шәҗәрә ул- үткәннәрдән киләчәккә тәрәзә" исемле истәлекле очрашу кичәсе узды һәм шәҗәрәләр ясау бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Бу кичәгә кадәр укучыларның үз нәсел агачларын төзергә өйрәтү дәресен Әлфия апа Ямаева һәм "Тамырлар" фонды директоры Марат...

Нәсел агачыңны белү, тамырларыңны эзләү - һәммәбезнең изге бурычы. Шушы изге бурычны үтәү нисбәтеннән безнең мәктәптә «Шәҗәрә ул- үткәннәрдән киләчәккә тәрәзә" исемле истәлекле очрашу кичәсе узды һәм шәҗәрәләр ясау бәйгесенә нәтиҗә ясалды.
Бу кичәгә кадәр укучыларның үз нәсел агачларын төзергә өйрәтү дәресен Әлфия апа Ямаева һәм "Тамырлар" фонды директоры Марат Нур улы Туйкин килгән иде.
Укучылар һәрберсе нәсел агачларын төзү өстендә эзләнү эшләре алып барды. Мәктәп музеенда, китапханәдә утырдылар, авылыбыз тарихы язылган кулъязма китапларны карап өйрәнделәр, Ибраһим ага Туйкин һәм Җәүдәт Хәлимов язган "Зәй-Каратай авылы тарихы", Җәмит Рәхимовның "Шөгер төбәге-хәзинәләр чишмәсе" китабын да үз эшләрендә кулландылар.
Бәйгедә 24 гаилә шәҗәрәсе катнашты, җиңүчеләрне билгеләгәндә жюри әгъзалары укучы үзенең ничә буынын тапкан, күпме кешене билгеләгән һәм тышкы бизәлешеннән чыгып эш итте. Һәр эшне укучы яклап чыгыш та ясады. Беренче урында Камилла Камалетдинова 6 нчы сыйныф укучысы 11 буыннын тапкан һәм 144 кешене ир-ат җенесеннән генә билгеләгән иде.
Эльвина Вәлиева 7 нче сыйныф укучысы шулай ук 11 буыннын тапкан якынча 139 кешене билгеләгән,Гөлия Ямаева һәм Альбина Кутас 9 нчы сыйныф укучылары да, Марат Шамбазов 2 нче сыйныф укучысы билгеләнде. 2 урында Илнур Ширманов һәм Ләйсән Шәйдуллина , 3 урында Гүзәл Кәримова, Ләйсән Гимадиева һәм Альбина Хайброва иде. Калган укучылар да бик тырышып эшләгәннәр. Һәр укучыга да хөрмәтле кунаклар бүләкләр алып килгән. Бик зур рәхмәт аларга!
Резедә Камалетдинова,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев