Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Зәй районында һәлакәткә тарыган машиналарны буксирга алу фотолары барлыкка килде

Зәй районында һәлакәткә тарыган пассажир автобусы, шулай ук "КАМАЗ" һәм "МАН" йөк автомобильләрен Зәй районы ЮХИДИ штрафстоянкасына алып киткәннәр. "Татар-информ"га машиналарны буксирга алган вакытны дәлилләгән фотоларны Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән җиткерделәр. Ведомство мәгълүматлары буенча, һәлакәт урынында "Татнефтедор" җәмгыяте автокраны, погрузчик һәм йөк тралы...

Зәй районында һәлакәткә тарыган пассажир автобусы, шулай ук "КАМАЗ" һәм "МАН" йөк автомобильләрен Зәй районы ЮХИДИ штрафстоянкасына алып киткәннәр. "Татар-информ"га машиналарны буксирга алган вакытны дәлилләгән фотоларны Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән җиткерделәр.

Ведомство мәгълүматлары буенча, һәлакәт урынында "Татнефтедор" җәмгыяте автокраны, погрузчик һәм йөк тралы эшләп, зыян күргән автотранспорт шунда төялгән.

Искәртеп үтик, Самарадан Ижауга бара торган пассажир автобусы бүген төнлә 00.37 сәгатьтә Зәйдән чыгу юлында һәлакәткә тарыган. Автобус һәм йөк машинасы 14 кеше һәлак булып, 15е төрле җәрәхәтләр алган. Әлеге факт буенча җинаять эшләре кузгатылган.Татарстан Президенты указы нигезендә, 2 июль республикада матәм көне итеп игълан ителде.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев