Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Алсу Фаракшина: «Әти-әнием ирем Альбертка кияүгә чыгуыма каршы иде»

Алсу - татар дөньясында бердәнбер танылган пародист хатын-кыз. «Мин сүземне үлчәп сөйлим, эмоцияләргә бирелмим», – дисә дә, Алсу да еламыйча калмады.

Алсу, татарда теге яки бу артистка пародия ясау никтер гел көлүгә, шаяруга әйләнеп кайта. Ник шулай икән ул?

 Мин менә булачак программамда танылган артистларга пародия ясаганда, җитдилекне дә өстиячәкмен. Әмма хәзер сиңа идеяләремнең барысын да тулысынча сөйли алмыйм. Дөрес аңла, сиңа хәзер әйтсәм, озак та үтмәячәк, берәр артист шушы идеямне урлап, аны сәхнәләштерәчәк. Инде яныбыздан киткән артистларга да пародия ясарга телим. Мәсәлән, исән Хәния…

Хәния апа ни әйтер иде икән тамашачыга?

Белмим шул, уйларга кирәк. Идеяләр бик күп, Алла боерса, теләкләрем чынга ашыр дип өметләнәм. Пародия гел көлү генә булмасын иде. Халыкны бераз уйландырырга иде.

Алсу Фаракшина зал җыя аламы?

Белмим, менә тикшереп карарбыз инде. Моңа кадәр Чаллыда концерт куйган идем. Минуска китмәдем, ярты залым тулы иде. Мин кеше килмәс дип кайгырмыйм. Килгәне килер. Аннан соң билетларның бәяләре дә кыйммәт булмаячак.

........................................................

Икенче бәби артыннан барырга уйламыйсыңмы?

Уйлыйбыз. Кызыма инде биш яшь, үсте. Алла кушса, тагын бер тапкыр әни булырга иде. Киләсе елга магистратурага укырга керергә планлаштырам. Бәлки, үзем тәмамлаган Мәдәният һәм сәнгать институтында укытырмын әле. 

Син Салаватта укыдың дип беләм. Яхшы укый идеңме?

Яхшы, дип… Мәктәптә укыганда шушы институтка керү теләгем бик зур иде. «Алсу, җырлый белмисең, монда йөрмә инде. Салават абыең үз кешеләрен алыр, йөрмә», – дигәннәр иде миңа. Икенче җиргә барырга киңәш иттеләр, кыскасы. Артист була алмыйсың, диюләре, киресенчә, минем теләгемне арттырды. Әтигә: «Салаватка укырга керәм», – дигәч, ул миңа: «Кит, дурак, кешегә әйтә күрмә, көлерләр», – диде. Акчасы да кирәк, авыл кешесендә юк бит инде ул. Әмма соңыннан әти: «Картайган көнемдә ник мине шунда кертмәдең, дип гаепләмәссеңме?!» – диде. Шулай итеп әтинең рөхсәтен алдым мин. Үзем кердем, ләкин түләп укыдым. Бер күрмәгән Казанга, «Волга» машинасына утырып, укырга керергә киттем...

Артист булырга тәвәккәлләгәнче, кем булырмын дигән идең?

Полиция хезмәткәре булырмын, дигән идем. Хәзер сөйләп бетерәм… Институт каршына килеп бастым. Күз алдыңа китерәсеңме, бер вокал дәресенә йөрмәгән килеш?! Ноталарның ни икәнен дә белмим. Имтиханнарны бирергә кирәк бит инде. Акча түләп, бию түгәрәгенә йөрдем. Биедем! Урындык өстенә менеп басып биедем хәтта. Салават абый: «Тукта, тукта», – ди. «Мишәрка», – диюен хәтерлим.

Тукта, син музыка мәктәбенә йөрмәдең, димәк?

Юк, хәтта мәктәптә музыка дәресләрендә дә без җыр текстларын язып кына утыра идек. Авылда үстем мин, әтиләрнең шәһәргә йөртергә мөмкинлекләре юк иде.  Имтиханда «Зәңгәр кыңгыраулар» җырын башкардым. Ахырда алдылар мине, мин һәм Чулпан исемле кыз коммерция бүлегендә укыдык. Салават абый соңыннан: «Кемнән көтмәгән идем – шулар популярлашты», – диде. 

Катлаулы җыр сайлагансың әле. 

Шул ук җырны төрле бәйгеләрдә катнашкан Казан кызы Ильвина да әзерләп килгән иде. Ул ничек җырлады да мин ничек җырладым: аермасы байтак иде. Әмма мин рус телендәге иншаны яхшы яздым. Рус теле һәм әдәбияты дәресләре иң яраткан дәресләрем иде. Аннан соң институтта укыганда да вокал дәресләренә йөрмәдем. Ялган белешмәләр ясата идем. Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова дәресләреннән качып йөрдем, күпләр аның дәресләрен алырга кызыга гына. Соңыннан Римма апаның үзенә дә пародия ясадым.

Яшь чакта син нинди идең?

«Пыртый» кыз, диләр бездә. Егетләр гел янымда иде. Никтер егетләр белән уртак тел табу миңа җиңелрәк бирелә. Хәзер дә бик якын дус кызларым юк. Барысына да ачылырга ярамый икәнен аңладым мин. Әйтәм бит, хәзер мин сүземне үлчәп сөйлим. 

Артыңнан егетләр күп йөрдеме?

Йөрделәр, әмма мин артык гашыйк булучан түгел идем. Әле миңа хәзер дә гашыйк булалар. Хәзер мин аларга игътибар итмим инде.

Мәхәббәттән утырып елаганың бар идеме?

Башта әти-әнием ирем Альбертка кияүгә чыгуыма бик каршы иделәр. Берсендә без Альберт белән телефоннан талашканбыз да, мин телефонны бүлмәдә калдырып киткәнмен. Әниләр безнең язышуны укыганнар. Анда Альберт-миңа, мин аңа теләсә нәрсә язган булганбыз. «Пошел, пошла, ты такой» һәм башкалар.

Зур итеп язып куй: әти-әниләргә талашканны күрсәтергә ярамый! Кияүгә чыккач, арагызда берәр нәрсә булса, сөйләргә кирәкми. Син иреңне кич гафу итәрсең, онытыла ул, әмма әти-әниең онытмаячак. Әти: «Әгәр аңа кияүгә чыксаң, тукталышка барып басарсың, шуннан алып китәрләр, сине ул өйдән килеп алмаячак. Хәзер кияүгә чыгып, бер айдан елап кайтуың миңа кирәкми», – диде.

Шулчак бик еладым! Яратам бит мин аны, дидем. Без аерылышмадык, җиде ел йөрдек. Шулай ук әтиләрнең сүзләрен дә тыңламыйча булдыра алмадым. Альбертның яхшы кеше булуын алар да күрергә тиеш иделәр. Бер Яңа ел кичендә Альберт безгә кунакка килде. Ул үзен яхшы яктан гына күрсәтте, ләкин әти өйдә юк иде. Ул иртән кайтты, алар исәнләште, Альберт кайтып китте.

Аннан соң мин Альбертка үзем тәкъдим ясадым. «Миңа инде 27, миңа кайчан бала табарга соң? Бар, балдагыңны ал, кыз сорарга кайтыгыз», – дидем. Кайттык, бирделәр. Аллаһка шөкер, яшәп ятабыз. Безнең гаиләдә хәзер ирем иң акыллысы. Әтиләр: «Кияү-балакай», – дип кенә тора. 

Мин бүген бәхетле хатын-кыз, теләгемә ирештем. Шуны әйтәсем килә: әгәр теләгегез зур икән, кеше сүзенә карамыйча, бары тик алга атларга кирәк. 

Фото һәм мәгълүмат https://intertat.tatar/news/alsu-faraksina-ati-aniem-irem-albertka-kiyauga-cyguyma-karsy-idelar-5853148 сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алсу фаракшина