Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Зөлфия һәм Җәвит Шакировларның гаилә коруларына 36 ел

Җәвит Шакиров социаль челтәрдәге сәхифәләрендә матур гына пост язган.

«Бүген безнең гаилә корып яши башлаганыбызга 36 ел. Бер-беребезне белгәнгә, мәктәп елларын, аннары Зөлфия Уфада, мин Стәрледә укыган чаклар, район смотр концертларында чыгыш ясаган, укуларны тәмамлагач очрашып, капка төбендә йолдыз санаган, Зөлфиянең авылына бер күрер өчен ничә чакрымнар җәяү барып йөргән чаклар, аннан мин Казанга киткәч Уфа — Казан арасында хатлар язышып, Бауман урамының башында урнашкан переговорныйда, сәгатьләр буе телефоннан сөйләшеп туймаган чакларны кушсаң күпме буладыр, шулай да бер генә нәрсә кәефне кыра...

Тиз, сизелми үтеп киткән вакыт! Яратып, яратылып, бер беребезне аңлап, ышанып яшәгәнгәдер? Бәлки бер профессия кешеләре булгангадыр? Бәлки дөрес тәрбия алгангадыр? Уйларыбыз, фикерләр, максатлар бер булгангадыр?

Сораулар күп, шунысын беләм — икебезнең арадагы мәхәббәт төп роль уйнагандыр? Яратсаң, яраткан кеше белән яшәсәң, вакыт та, авырлыклар да, сынаулар да, тормышның сикәлтәләре дә сизелми икән. Мин моңа тагын бер кат бүген ышандым. Рәхмәт тормыш!», дип язган ул.

"Шәһри Казан" сайтыннан

Фото:  https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев