2025 елда шәһәр һәм район юлларында һәлак булучылар арасында  балигъ булмаганнар да бар
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

2025 елда шәһәр һәм район юлларында һәлак булучылар арасында балигъ булмаганнар да бар

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча эш дәвам итә, әмма юл-транспорт һәлакәтләре һәм зыян күрүчеләр белән бәйле вәзгыять борчулы булып кала.

Узган 2025 ел нәтиҗәләре буенча шәһәр һәм район юлларында 4 кеше һәлак булган, шуларның 2се балигъ булмаганнар. 

Әлеге юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәбе – гаеплеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаулары булды. 

Һәлак булучылар саны кимү белән аварияләрдә зыян күрүчеләр саны артты, дип хәбәр итә Лениногорск ГАИ бүлеге. 

2025 елда Лениногорск районы юлларында 44 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 54 кеше зыян күргән.
 

 

фото: архив, «Заман сулышы»


Нет комментариев