Әлмәттә «КамАЗ» йөртүчесе 17 яшьлек җәяүлене бәрдергән, үсмер хастаханәдә үлгән
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Әлмәттә «КамАЗ» йөртүчесе 17 яшьлек җәяүлене бәрдергән, үсмер хастаханәдә үлгән

Юлда кагыйдәләрне үтәгез.

Әлмәттә «КамАЗ» белән идарә иткән 54 яшьлек йөртүче җәяүлеләр кичүендә 17 яшьлек үсмерне бәрдергән.

Юл-транспорт һәлакәтендә имгәнгән үсмерне хастаханәгә китергәннәр, әмма коткарып кала алмаганнар, үсмер үлгән.

Авариянең сәбәпләре тикшерелә.

 https://tatar-inform.tatar

Фото: ТР Дәүләт автоинспекциясе

 

 


Нет комментариев