Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Исерек хәлдә рульгә утыручы лениногорскилылар тотылган

Лениногорск ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре 6 марттан 12 мартка кадәр муниципаль районда руль артында исерек хәлдә йөргән өч шоферны тоткарлаган.

Ә ел башыннан шундыйлар саны – 51 булган.

Янәдән исерек килеш рульгә утыручылар саны – бишәү. Автомобильдә алкоголь кулланган килеш йөрү – башка сыймаслык хәл, юл кагыйдәсен бозуның иң яман очрагы.

Лениногорск Дәүләт автомобиль инспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларга мөрәҗәгать итә: әгәр исерек хәлдә йөрүче машина йөртүчене күрәсез яки аек булмаган шоферның рульгә утыру вакытында шаһит буласыз икән, полициягә яисә якындагы ДПС нарядына хәбәр итегез.

Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.

фото: https://pixabay.com/ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X