Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Исерек килеш руль артына утырсаң...

Закон таләпләре катгыйлануга карамастан, исерек килеш рульгә утыручылар саны кимеми. Бер мизгелгә генә игътибарсызлык күрсәтсәң дә, һәлакәткә очравыңны көт тә тор хәзер. Юлларда автомобильләрнең саны елдан-ел арта, игътибарсыз яшьләрнең күбесе тизлекне санаулы минутлар эчендә җыя торган чит ил машиналарында җилдерә. "Берәр җиргә бәрелә, гаепсез кешеләрне генә әрәм итә күрмәсәгез ярар...

Закон таләпләре катгыйлануга карамастан, исерек килеш рульгә утыручылар саны кимеми. Бер мизгелгә генә игътибарсызлык күрсәтсәң дә, һәлакәткә очравыңны көт тә тор хәзер. Юлларда автомобильләрнең саны елдан-ел арта, игътибарсыз яшьләрнең күбесе тизлекне санаулы минутлар эчендә җыя торган чит ил машиналарында җилдерә. "Берәр җиргә бәрелә, гаепсез кешеләрне генә әрәм итә күрмәсәгез ярар иде", - дип каласың кайвакыт артларыннан. Әмма һәрвакыт без дигәнчә түгел шул. Көн тудымы, нинди дә булса аянычлы хәбәр ишетәсең...

2016 елда 488 юл һәлакәте республикада нәкъ менә исерек килеш руль артына утыру аркасында килеп чыккан. Шул сәбәпле, 111 кешенең гомере өзелгән. Ә тулаем алганда, 2015 ел белән чагыштырганда, исерекләр аркасында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләре 2016 елда кимегән, ләкин саннар барыбер шатланырлык түгел. Моннан тыш, 1 445 шоферны кабат исерек килеш руль артына утырган өчен янә җавапка тартканнар.

2017 ел статистикасы да ачык инде. Мәсәлән, безнең Бөгелмә районында ЮХИДИ хезмәткәрләре гыйнвар аенда - 13, ә февральдә 4 кешене исерек килеш автомобиль йөртү вакытында тоткарлаганнар. Штрафларның артуы да киртә түгел икән боларга дип уйлап куясың.

Законнар турындагы мәгълүматны искә алыйк. Исерек килеш руль артында тоткарлансаң, 30 мең сум күлә­мендә штраф салына, транспорт чарасын идарә итү хокукы таныклыгы 1,5 - 2 елга кадәрле срокка алына. Рульне исереккә тапшырсаң да, шундый ук җәза каралган. Йөртү таныклыгы булмаган яки таныклыгыннан вакытлыча мәх­рүм ителгән кеше исерек хәлдә транспорт чарасын йөртсә, 10 - 15 тәүлеккә кулга алына. Административ кодекс нигезендә кулга алу ярамаса, 30 мең сум штраф түләттерелә. Әгәр спиртлы эчемлек кулланганы өчен инде бер мәртәбә таныклыгын алдырган кеше кабат исерек хәлендә транспорт чарасын идарә итеп тотылса, аңа 50 мең сум штраф һәм таныклыгыннан 3 елга кадәр мәхрүм калу яный.

Спиртлы эчемлек кулланган хәлдә кабат руль артында эләксәң, яңа закон нигезендә, 200 - 300 мең сум штраф яки ике елга кадәр төрмә яный.

Өреп чыгарылган һаваның бер литрында этил спиртының микъдары 0,16 милли­грамм­га җитсә, транспорт чарасын идарә итүчегә административ эш кузгатыла.

Юлларда сак булыгыз!

http://www.bugulma-tat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев