Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Күрше районда кабат юл һәлакәте. 83 яшьлек пенсионер үлгән (видео)

Әлмәт районында юл-транспорт һәлакәтенә очраган 83 яшьлек пенсионер үлгән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Искә төшерик: кичә иртәнге 9 сәгатьләрдә Казан - Оренбург - Акбулак трассасында 46 яшьлек "Киа" автомобилен йөртүче хатын-кыз каршы як полосага чыгып, "УАЗ" машинасы белән бәрелешкән, "УАЗ"...

Әлмәт районында юл-транспорт һәлакәтенә очраган 83 яшьлек пенсионер үлгән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Искә төшерик: кичә иртәнге 9 сәгатьләрдә Казан - Оренбург - Акбулак трассасында 46 яшьлек "Киа" автомобилен йөртүче хатын-кыз каршы як полосага чыгып, "УАЗ" машинасы белән бәрелешкән, "УАЗ" бәрелүдән кюветка әйләнеп төшкән. Авариягә шулай ук "Жигули" һәм тагын бер "УАЗ" эләккән.

Һәлакәт урыннан 83 яшьлек хатын-кыз хастаханәгә озатылган, соңрак ул алган җәрәхәтләрдән үлгән. Шулай ук "Киа" шоферы да хастәханәгә озатылган.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев