Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Күрше районда кар машинасын йөртүче һәлак булды

Бүген 10 сәгать 39 минутта бердәм 112 номерына ашыгыч хәбәр керә. Әлмәт районының Яңа Суркин авылы янында тимер юл перегонында тепловоз кар машинасын бәрдерә. Медиклар урынга көчкә барып җитәләр, чөнки тимер юл полотносы буенда автомобиль юлы юк. Алар үзләре утырып барган маневрлы тепловоз белән зыян күрүчене клиник үлем хәлендә алып...

Бүген 10 сәгать 39 минутта бердәм 112 номерына ашыгыч хәбәр керә.

Әлмәт районының Яңа Суркин авылы янында тимер юл перегонында тепловоз кар машинасын бәрдерә. Медиклар урынга көчкә барып җитәләр, чөнки тимер юл полотносы буенда автомобиль юлы юк. Алар үзләре утырып барган маневрлы тепловоз белән зыян күрүчене клиник үлем хәлендә алып кайталар һәм Әлмәт шәһәре медсанчастена озаталар. 56 яшьлек ир юлда барганда җан бирә һәм аны Лениногорск моргына илтергә туры килә. Ир кешенең муен сөяге һәм аяклары сынган була.

http://almet-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев