Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Күрше шәһәрдә реанимобиль катнашында юл һәлакәте булган

Кичә Бөгелмәдә реанимобиль һәм Тойота автомобильләре арасында юл-транспорт һәлакәте булды. Угар газы белән агуланган, комада ятучы 18 яшьлек егетне санитар авиациясе ярдәмендә Казан клиник хастаханәсенә озатырга тиеш булганнар. Ике табиб, фельдшер һәм практика узучы студент пациентны реанимобильдә вертолет төшүче урынга илтергә киткәннәр. Кызыл Армия урамыннан хәрәкәт итүче Тойота автомобиле Гафиятуллин...

Кичә Бөгелмәдә реанимобиль һәм Тойота автомобильләре арасында юл-транспорт һәлакәте булды. Угар газы белән агуланган, комада ятучы 18 яшьлек егетне санитар авиациясе ярдәмендә Казан клиник хастаханәсенә озатырга тиеш булганнар. Ике табиб, фельдшер һәм практика узучы студент пациентны реанимобильдә вертолет төшүче урынга илтергә киткәннәр. Кызыл Армия урамыннан хәрәкәт итүче Тойота автомобиле Гафиятуллин урамы буенча барган ут һәм тавыш ярдәмендә сигнал бирүче реанимобильгә юл бирми. Нәтиҗәдә, хастаханә машинасы әйләнә һәм тротуарда торучы җәяүлене дә бәрдерә. Юл һәлакәте урынына тиз арада ашыгыч ярдәм машинасы килеп җитә. Үзе дә каты җәрәхәтләр алган, күп кан югалткан табиб-реаниматолог комадагы пациентны тиешле вакытка вертолетта килгән медиклар кулына тапшыра. Соңыннан гына үз коллегалары янына - үзенә медицина ярдәме алырга китә. Хәзерге вакытта табиб реанимациядә ята. Төрле дәрәҗәдәге зыян күргән алты кеше Бөгелмә үзәк район хастаханәсендә дәвалана. Хәзерге вакытта юл һәлакәте буенча тикшерү эше бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев