Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорск мәктәпләрендә юл куркынычсызлыгы дәресләре узды

Шәһәр һәм районда октябрьнең бер атнасы Бөтенроссия күләмендә узучы "Синең куркынычсызлык бишлесе" дигән акциягә багышланды. Шул уңайдан Зеленая Роща, Шөгер, Иске Иштирәк, Подлесный һәм шәһәрдәге тагын ике мәктәптә полиция хезмәткәрләре тарафыннан чаралар үткәрелде. Очрашулар вакытында балигъ булмаганнар эше буенча хезмәткәрләр укучыларга өй-мәктәп-өй маршрутында куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде. Аңлаешлы телдә һәм...

Шәһәр һәм районда октябрьнең бер атнасы Бөтенроссия күләмендә узучы "Синең куркынычсызлык бишлесе" дигән акциягә багышланды.


Шул уңайдан Зеленая Роща, Шөгер, Иске Иштирәк, Подлесный һәм шәһәрдәге тагын ике мәктәптә полиция хезмәткәрләре тарафыннан чаралар үткәрелде. Очрашулар вакытында балигъ булмаганнар эше буенча хезмәткәрләр укучыларга өй-мәктәп-өй маршрутында куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде. Аңлаешлы телдә һәм истә калырлык булсын өчен алар моны уен формасында үткәрде, шулай ук викториналар уздырды, табышмаклар чиштерделәр. Соңыннан укучыларга "Куркынычсызлык бишлесе" дигән белешмәлек тапшырылды.

- Балалар куркынычсызлыгы - һәр өлкән кешенең бурычы, - ди полиция капитаны, эчке эшләр бүлеге балигъ булмаганнар эше буенча начальнигы Рузалия Фәссәхова. - Әлеге акциягә безнең хезмәткәрләр теләп кушылды. Укучыларны, балаларны хәвеф-хәтәр турында кисәтү, авыр ситуацияләрдә үз-үзеңне ничек тотарга икәнен аңлату - безнең төп бурычыбыз бит. Акция 7 октябрьдә тәмамланса да, полиция хезмәткәрләре башлангыч сыйныфлар белән аңлату эшен дәвам итәчәк, - ди ул.

Эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев