Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорск судында янә исерек килеш руль артына утырган ир-атны хөкем иттеләр

Шәһәр суды исерек килеш руль артына утырган 64 яшьлек ир-атны хөкемгә тартты.

Өстәвенә, аның шәхси автомобиле, җинаять кылу чарасы буларак, дәүләт файдасына конфискацияләнде.

Хөкем каршына басучыны ЮХИДИ хезмәткәрләре Лениногорск районының Алешкино авылында үзәк урамнан барганда документлар тикшерү өчен туктаталар.  “Лада” машинасы руле артында утыручы ир-атның спиртлы эчемлекләр кулланганлыгы тышкы кыяфәтеннән, үз-үзен тотышыннан ук сизелеп торган. Исерек шофер кичекмәстән машина белән идарә итүдән читләштерелә.

Медицина тикшерүе дә аның спиртлы эчемлекләр тәэсирендә булуын ачыклый. Автоинспекция базасы буенча тикшерү тагын бер фактны күрсәткән: ир кеше инде моңа кадәр дә, руль артында исерек хәлдә тотылып, административ җәза алган була.

Бу юлы аңа карата җинаять эше кузгатыла. Лениногорск суды аны 2 ел 6 айга йөртү хокукыннан мәхрүм итте һәм 200 сәгать мәҗбүри эш җәзасы билгеләде.

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев