Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорск укучылары юлларда һәлак булучыларны искә алды

Ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә дөньяда юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Юл фаҗигалары нәтиҗәсендә балаларның вафат булуы аеруча борчу тудыра.

 

Берләшкән Милләтләр Оешмасы  мәгълүматлары буенча дөньяда һәр 24 секунд саен бер кешенең гомере өзелә. Юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне киң җәмәгатьчелекне юл куркынычсызлыгы мәсьәләләренә юнәлдерү, юллардагы үлем-китемнәрне, тән җәрәхәте алу очракларын киметү максатында оештырыла.

Әлеге мөһим дата уңаеннан халык арасында пропаганда чаралары, белем бирү учреждениеләрендә профилактик әңгәмәләр, рәсем бәйгеләре, викториналар һәм күпсанлы акцияләр үткәрелә. Лениногорск мәктәпләре дә алардан читтә калмады. 

Шәһәрнең 2 нче мәктәбендә “Юл патруле” отрядының юл хәрәкәте инспекторлары “Хәтер шәме” һәм “Җәяүленең куркынычсызлык мендәре юк” акцияләрендә катнаштылар. Юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын, аларның тормышлары нинди фаҗигале рәвештә өзелүен искә алып, балаларга юлда үз-үзеңне тотуга җаваплы карашның мөһимлеге турында тагын бер кат искәртеп уздылар.

Әйе, дөрестән дә мондый акцияләр юл хәрәкәте иминлегенең никадәр әһәмиятле булуын, һәлакәтләрнең нинди аяныч нәтиҗәләргә китерә алуын җитди рәвештә аңлау өчен кирәк. Юл – уен мәйданы түгел, ул аеруча да игътибар һәм саклык таләп итә. Әлеге акцияләрдә катнашкан балалар моны бик яхшы аңларга тиеш.

 

Зөлфия Рахманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев