Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида исерек шоферлар арткан

Узган атнада ЮХИДИнең Лениногорск бүлеге трафыннан 59 административ протокол төзелгән.

Юл иминлеге кагыйдәләрен бозучылар арасында, руль артына алкоголь кулланганнан соң утыручылар да бар. Узган атнада шушындый 4 шофер тоткарланган.

Узган ел белән чагыштырганда, исерек хәлдә рульгә утыручылар саны күбәя төшкән. 2023 нче елда ул барлыгы 89 очрак булса, быелгы ел башыннан инде 49 шофер шушындый хокук бозулар өчен җаваплылыкка тартылган. 

Алар арасында бер кабат административ җәза алып, янә руль артына спиртлы эчемлекләр кулланганннан соң утыручылар да бар. Бу инде җинаять җаваплылыгына тартылу дигән сүз. Әлеге очраклар икәү, икесе дә автомобильләрне конфискацияләү һәм дәүләт файдасына мәҗбүри эшләү белән төгәлләнгән очраклар.

Административ җаваплылыкка тартылучыларның барсы да ел ярымга йөртү хокукыннан мәхрүм ителеп, 30 мең сум штраф алган.

Үткән атнада барлыгы 110 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән. Кагыйдә бозучылар- автомобиль йөртүчеләр генә түгел. Юл иминлеге кагыйдәләрен бозучылар арасында 14 җәяүле дә бар. 

Каршы як хәрәкәт юлына чыгып, юл-транспорт һәлакәте куркынычы тудыручы 5 автомобиль йөртүче теркәлгән. Юл хәрәкәте иминлегенең бу пунктын бозу, элеккегечә иң күп очрак булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев