Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида пенсионер бабайны бәрдергән шоферны суд көтә

“ГАЗель” машинасында өлкән яшьтәге лениногорскилыны бәрдергән шофер хөкем каршына басачак.

Әлмәт районының Чупай авылында яшәүче, автомобиль белән идарә итүче ир-атка каршы җинаять эше кузгатылган. Ул, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, саксызлыгы аркасында кешегә авыр зыян китерүдә гаепләнә.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча әлеге хәл Лениногорскиның Гагарин урамында булган. Гаепләнүче “ГАЗель” машинасында парковкадан артка таба чыгып барганда, пенсионерны бәрдергән. 85 яшьлек ир-ат җәяүле кичүен үтә  торган булган. Ул авыр җәрәхәтләр алган.

Әлеге фаҗиганең сәбәпчесе үзенең гаебен танымаган, дөреслекне суд ачыклаячак.

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев