Лениногорскида пенсионерны бәрдергәннәр
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида пенсионерны бәрдергәннәр

69 яшьлек лениногорскилы Чайковский урамында тиеш булмаган урында юл аркылы йөгереп кенә чыгарга уйлаган.


Ир-ат юлны аркылы чыгу өчен җир өстендәге күпердән файдаланып тормаган.

Юлдан чыгып барганда, чит ил машинасы вакытында тормозга басып өлгерә алмый һәм пенсия яшендәге ир-атны бәрдерә. Рульдә 22 яшьлек шофер була.

Ир-атның умрау сөягенә  зыян килә, эчке яктан сына. Ул Бөгелмә хастаханәсенә озатыла.

Дәүләт автоинспекторлары лениногорскилыларга мөрәҗәгать итеп, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакыра.

 

 

 


Нет комментариев