Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскилы исерек килеш руль артында тотылган

Лениногорск урамнары буйлап исерек хәлдә руль артында җилдерүче, ЮХИДИ хезмәткәрләреннән качып котылмакчы булган.

Шәһәрнең Төзүчеләр урамы буйлап баручы 33 яшьлек автомобиль йөртүче, инспекторларның туктарга боерган сигналларын санга сукмау гына түгел, газга тагын да ныграк баса төшеп, «выжылдап» үтеп киткән. Билгеле ЮХИДИ хезмәткәрләре мондый оятсызлыкка юл куя алмаган, алар махсус тавыш һәм ут сигналлары кабызып, хокук бозучының артыннан куа чыккан.

Лениногорск урамнарының берсендә, өч машинадан торган полиция экипажы качкынны боҗрага алып туктатып кала. Машина белән идарә итүченең лаякыл исерек булуы һәм үзенең нинди хәлдә булуын күрсәтмәс өчен качып котылырга маташуы шунда ачыклана. Исерек шоферга хәзер руль артына исерек килеш утырганы өчен генә түгел, полиция хезмәткәренең законлы таләбенә буйсынмавы өчен дә җавап бирергә туры киләчәк. Аңа карата Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексы 19.3 маддәсенең 1нче өлеше — полиция хезмәткәренең законлы боерыгына буйсынмавы, шулай ук Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексы 12.8 маддәсенең 1 нче өлеше — исерек хәлдә руль артына утырган өчен беркетмәләр төзелде. 

Исерек килеш машина белән идарә иткән ир-атка карата беренче суд утырышы булды. Ул үзенең полиция хезмәткәренә буйсынмавына гаепле булуын таныды.

Әмма алда әле тагын бер суд булачак, ансында инде руль артына спиртлы эчемлек кулланганнан соң утырганы өчен җәза билгеләнәчәк. Россия Федерациясе законнары нигезендә, исерек хәлдә машина йөрткән өчен 30 000 сум күләмендә штраф һәм 1,5 елдан 2 елга кадәр транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган.

Шул ук вакытта, Россия Федерациясе Җинаять кодексының 264.1 маддәсе нигезендә, шундый хокук бозу кабатлап кылынган очракта, җинаять җаваплылыгы башлана. Бу очракта, суд, җинаять кылу чарасы буларак, шоферның машинанын да конфискацияләргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев