Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскилы исерек килеш рульгә утырганы өчен икенче кат хөкем алдына баскан

Лениногорск шәһәр суда исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән тагын бер шоферга хөкем карары чыгарды. Алкоголь кулланып руль артына утырган З. өчен суд каршына килеп басу беренче очрак кына түгел, ул шушындый ук гамәле өчен инде административ җаваплылыкка тартылган булган.

Җинаять эше материаллары күрсәткәнчә, гаепләнүче З. үзенең машинасында шәһәрнең Боз сарае янына килгән. Руль артында утыручының исерек булганлыгын  ике ир кеше  күреп алган һәм  кичекмәстән бу хакта полициягә хәбәр иткән. Әмма  хокук бозучы машинасында янә кузгалып киткәч, алар да полиция хезмәткәрләре килеп җиткәнне көтеп тормыйча,  исерек  шофер кул астындагы машина артыннан киткәннәр.

З. идарәсендәге автомобильне эзәрлекләгән юл-патруль хезмәткәрләре, шәһәр урамнарының берсендә аның  эзенә төшеп, кичекмәстән туктарга боерганнар, әмма З. аларның таләпләренә буйсынмыйча, хәрәкәтләнүен дәвам иткән. Шулай да,  инспекторлар бераздан машинаны туктату җаен тапканнар. Автомобиль руле артына утыручы алкотестер ярдәмендә дә, медицина учреждениесенә барып та  үзенең  алкоголь кулланган булуын ачыклаудан баш тарткан. Аның исерек хәлдә машина белән идарә иткәндә инде бер кат тотылып, административ җаваплылыкка тартылуы соңрак билгеле булган.

Янә хөкем каршына килеп баскан З. үзенең гаебен таныган. Лениногорск суды аны РФ Җинаять кодексы 264 нчы маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таныды һәм 2 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итте, шуның белән бергә 220 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде.

Хөкем карары законлы көченә кермәде һәм Татарстан Республикасы Югары Судына апелляция тәртибендә шикаять бирелергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев