Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида Әлмәткә баручы автобус әйләнгән

Бүген иртән Лениногорскидан Әлмәткә баручы рейс автобусы юл читенә төшеп капланган. Дуңгыз фермасы янында булган юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре һәм зыян күрүчеләр ачыклана. Юлда "бөке" хасил булган, дип язалар социаль челтәрдә. Һәлакәт бүген иртән - 7:56 сәгатьтә булган. Лениногорскидан ерак түгел урында Лениногорск-Әлмәт рейс автобусы һәлакәткә юлыккан. Аның Әлмәт ягына барышы...

Бүген иртән Лениногорскидан Әлмәткә баручы рейс автобусы юл читенә төшеп капланган.

Дуңгыз фермасы янында булган юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре һәм зыян күрүчеләр ачыклана. Юлда "бөке" хасил булган, дип язалар социаль челтәрдә.

Һәлакәт бүген иртән - 7:56 сәгатьтә булган. Лениногорскидан ерак түгел урында Лениногорск-Әлмәт рейс автобусы һәлакәткә юлыккан. Аның Әлмәт ягына барышы булган. Беренчел фаразлар буенча, автобус йөртүче алдагы каршылыкны юл читеннән узган вакытта идарәне югалткан. Шуның аркасында автобус читкә төшеп ауган.

Автобуста булган 17 кеше люк аша чыккан. Тикшерү эше бара. Бер пассажирның хастаханәгә озатылуы хакында әйтелә.

http://www.almet-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев