Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Медицина тикшерүеннән баш тарткан, әмма үзе исерек булган шоферны Лениногорск суды хөкем итте

Аек булуы шик тудырган шофер медицина тикшерүеннән баш тартса, ул автомат рәвештә хокук бозучылар категориясенә күчә. Әмма кайбер машина руле артына утыручылар бу турыда онытып җибәрәләр.

Лениногорскида яшәүче 38 яшьлек Үзбәкстан кешесен руль артында барганда, шәһәрнең Белинский урамында документлар тикшерү өчен юл иминлеге инспекторлары туктата.

Әмма эш документ тикшерүдән башланмый, машина тукталуга, ЮХИДИ инспекторы автомобиль белән идарә итүченең аек түгеллеген шәйләп ала.

Автоинспекторның медицина тикшерүе узу турындагы законлы таләбеннән шофер баш тарта. ЮХИДИ инспекторы ике шаһит  күз алдында беркетмә төзергә мәҗбүр була. Ир кешене машина белән идарә итүдән читләштереп, автомобилен штрафстоянкага озаталар.

Лениногорск суды ир-атны РФ Административ хокук бозулар Кодексының 12.26 статьясында каралган хокук бозуда гаепле дип тапты.  Әлеге маддә машина йөртүченең,  исереклек хәләтен ачыклауга медицина тикшерүе узудан баш тарткан өчен җәза билгели.

Суд гаепләнүчене  ел ярымга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итте. Гаепле кеше шулай ук 30 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев