Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

ОСАГО мәҗбүри булудан туктарга мөмкин

Агымдагы елның июнендә Транспорт комитеты башлыгы Евгений Москвичев автомобиль хуҗасын алыштырганда ОСАГО полисын таләп итүне гамәлдән чыгару турындагы закон проектын Дәүләт Думасына кертте.

Хәзер автомобиль хуҗалары машина исәпкә куелганчы гражданлык җаваплылыгы куркынычын иминиятләштерергә тиеш. ЮХИДИда таләп ителә торган мәҗбүри документлар исәбенә яңа хуҗаның паспорты, машинаны теркәү турында таныклык (СТС), транспорт чарасы паспорты (ПТС), автомобильгә милек хокукы яки лизинг турында документ, дүрт яшьтән өлкәнрәк машиналар өчен гамәлдәге диагностик карта һәм ОСАГО полисы керә. Үзгәрешләр кабул ителгәннән соң, иминият полисы мәҗбүри документлар исемлегеннән алып ташланачак.

"Ш.К."

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев