Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Шәһәрдә Чайковский һәм Белинский урамнары киселешендәге боҗрада юл-транспорт һәлакәтләренең артуы күзәтелә

Юл-транспорт һәлакәтләренең артуы, аларның сәбәпләре һәм киметү юллары турында узган атнада шәһәр мэриясендә юл иминлеге сорауларына кагылышлы киңәшмәдә сүз барды.

Агымдагы елның гыйнвар аеннан сентябрьга кадәр Лениногорск районында 35 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.  1 кешенең гомере өзелгән, 45 кеше җәрәхәтләр алган.

Утырышта әйтелгәнчә, авыл җирлекләре башлыклары хокук бозучыларны яхшы беләләр, ләкин  ЮХИДИ хезмәткәрләре килгәнче, исерек хәлдә булган машина йөртүчене юридик яктан ничек итеп дөрес тоткарларга икәнлеге турында алар хәбәрдар түгел. Шуңа күрә якын арада җаваплы хезмәтләр белән килешеп, аларга шушы сорауны ничек хәл итәргә кирәклеген аңлатырга вәгъдә иттеләр киңәшмәдә.

Үлемгә китергән юл һәлакәте сентябрь аенда Сугышлы авылы янында килеп чыга. Караңгы вакытта зират янында  бер машина җәяүлене кешене бәрдереп китә һәм шунда ук күздән югала. Алынган җәрәхәтләрдән җәяүле урында ук вафат була. Аның киемендә ут кайтартучы элементлар булмый. Бәлкем, алар аның гомерен саклап та калган булырлар иде. Ә гаепле машина йөртүчене бүген хокук сакчылары эзли.  

Ут кайтартучы җайланмаларның әһәмияте турында балалар бакчасыннан ук сөйләп киләләр. Үрнәк күрсәтеп, ата-аналар да аларны тагып йөрсә, балалар да алардан үрнәк алырлар иде, дигән фикер яңгырады утырышта.

Шәһәрдә соңгы вакытта Чайковский һәм Белинский урамнары киселешендәге боҗрада юл-транспорт һәлакәтләренең артуы күзәтелә. Бу машина йөртүчеләрнең боҗралы юл хәрәкәте кагыйдәләренә игътибарсыз булуда, ашыгып, киселешне тиз генә узып китәргә тырышулары аркасында килеп чыга. Утырышта юл куркынычсызлыгы өчен җаваплы булган хезмәт вәкилләре  уңайсыз һәм куркыныч булган юл участогын демонтажлау, яки үзгәртеп кору турындагы мәсьәләне кузгаттылар. Киләчәктә бу мәсьәлә җитди тикшерелеп, карарлар кабул ителәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев