Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Татарстанда аварияләр саны арту сәбәпле, ЮХИДИ көчәйтелгән режимда эшләячәк

Татарстанда юл һәлакәтләренең саны арту сәбәпле, ЮХИДИ көчәйтелгән режимда эшләячәк. Бу хакта «Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.

Сентябрьнең 25 көне эчендә генә  республика юлларында юл-транспорт һәлакәтендә 32 кеше үлгән. Шуңа бәйле рәвештә ЮХИДИ көчәйтелгән режимга күчә. Автомобиль юлларында юл-патруль хезмәте постлары көчәйтеләчәк, ә республика шәһәрләре һәм районнарында тәртип бозучыларга өстәмә рейдлар узачак. Автоинспекторларның игътибарына исерек килеш руль артына утырырга яратучылар, ЮХИДИ һәм хокукларыннан мәхрүм ителгән шоферлар эләгә. Шулай ук балаларны машиналарда йөртү кагыйдәләренә һәм яктылыкны кире кайтаручы элементлар йөртүне популярлаштыруга басым ясалачак, чөнки юл-транспорт һәлакәтләренең шактый өлеше тәүлекнең караңгы вакытында була.

«Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү кирәклеген искә төшерә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра", - дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев