Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Татарстанда коточкыч юл һәлакәте: бер кеше үлгән (+фотолар)

Кичә Татарстанның Югары Ослан районында Р-241 автомобиль юлының 9нчы чакрымында Никольский бистәсе тирәсендә кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте була. Әлеге хәлне үз күзләре белән күрүчеләр әйтүенчә, биредә "Тойота" һәм "Нива" автомобильләре "маңгайга-маңгай" бәрелешә. Авария нәтиҗәсендә ике машина да җитди зыян күрә: ут капкан "Тойота"ны янгынчылар ярдәмендә сүндерәләр, "Нива" исә чын...

Кичә Татарстанның Югары Ослан районында Р-241 автомобиль юлының 9нчы чакрымында Никольский бистәсе тирәсендә кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте була.
Әлеге хәлне үз күзләре белән күрүчеләр әйтүенчә, биредә "Тойота" һәм "Нива" автомобильләре "маңгайга-маңгай" бәрелешә.
Авария нәтиҗәсендә ике машина да җитди зыян күрә: ут капкан "Тойота"ны янгынчылар ярдәмендә сүндерәләр, "Нива" исә чын мәгънәсендә тимер өеменә әверелә.
Татарстанның ЮХИДИ идарәсендә ачыклык кертүләренчә, юл һәлакәтендә "Нива" автомобиленең 67 яшьлек йөртүчесе һәлак булган. Аның ике пассажирын хастаханәгә озаталар.
Авария аркасында берничә чакрымга сузылган "бөке" хасил була.
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев