Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Татарстанда руль артындагы 29 исерек ЮХИДИ "кармагы"на эләккән

Узган тәүлектә, 6 апрельдә, Татарстанда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан исерек хәлдә руль артына утырган 29 машина йөртүче тоткарланган. Кичә шулай ук юл йөрү кагыйдәсен бозып, тиешсез урында каршы як хәрәкәт полосасына чыгуның - 106, балаларны махсус креслога утыртмауның - 48, куркынычсызлык каешы эләктермәүнең 299 очрагы теркәлгән. Узган тәүлектә Татарстан юлларында кеше...

Узган тәүлектә, 6 апрельдә, Татарстанда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан исерек хәлдә руль артына утырган 29 машина йөртүче тоткарланган.


Кичә шулай ук юл йөрү кагыйдәсен бозып, тиешсез урында каршы як хәрәкәт полосасына чыгуның - 106, балаларны махсус креслога утыртмауның - 48, куркынычсызлык каешы эләктермәүнең 299 очрагы теркәлгән.

Узган тәүлектә Татарстан юлларында кеше сәламәтлегенә зыян салган 10 юл-транспорт һәлакәте булган: 11 кеше җәрәхәт алган. Апрельнең 6 көнендә шундый 54 һәлакәттә 2 кешенең гомере өзелгән, 61 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев