Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Татарстанда юл һәлакәтендә шофер һәм пассажир һәлак булган

Татарстанда «КИА» машинасы тракторга барып бәрелгәннән соң «Камаз» белән капма-каршы бәрелешә.

Чит ил машинасы йөртүчесе һәм пассажиры һәлак була. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә 20.00 сәгатьтә Нурлат - Акъегет автомобиль юлында «КИА» автомобиленең 55 яшьлек йөртүчесе тизлекне һәм дистанцияне дөрес сайламаган. Нәтиҗәдә трактор белән бәрелешкән», – диделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Җиңел машина трактор белән каты бәрелешүдән соң «КАМАЗ» йөк машинасына капма-каршы барып бәрелә.

Корея автомобиль йөртүчесе һәм 59 яшьлек пассажир һәлак була.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/28/194408/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев