Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше зыян күргән, берәү үлгән (фотолар)

Бүген Чистай районында "ВАЗ 2107" машинасы "КАМАЗ"га бәрелеп, өч кеше зыян күргән, берсе үлгән, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Кичә кич бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә Казан - Оренбург трассасының 146нчы километрында булган һәлакәт турындагы хәбәр килеп ирешкән. 46...

Бүген Чистай районында "ВАЗ 2107" машинасы "КАМАЗ"га бәрелеп, өч кеше зыян күргән, берсе үлгән, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Кичә кич бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә Казан - Оренбург трассасының 146нчы километрында булган һәлакәт турындагы хәбәр килеп ирешкән. 46 нчы номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре машиналарның аккумуляторларын сүндереп, гидравлик җиһаз ярдәмендә зыян күргән кешеләрне алган.
Һәлакәт нәтиҗәсендә "Жигули"ның 23 һәм 20 яшьлек пассажир хатын-кызлар, шулай ук җиңел машина йөртүче госпитализацияләнгән. "ВАЗ 2107"нең бер пассажиры һәлак булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев