Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Юл билгесенә игътибарсызлык бала имгәнүгә китергән

Лениногорск –Чирмешән юлында булган юл-транспорт һәлакәтендә бала имгәнгән.

24 нче июль көнне иртәнге тугызлар тирәсендә Чирмешәнгә баручы машинаның 72 яшьлек йөртүчесе,  тукталмыйча гына үтеп китәргә ярамаганны күрсәткән билгегә игътибар бирми генә узган. Бу вакытта төп юлдан  34 яшьлек йөртүче, 8 яшьлек бала һәм 61 яшьлек тагын бер пассажир белән Рено Аркана автомобиле килә торган булган. Нәтиҗәдә машиналар бәрелешеп, бала да, пассажир да имгәнгән. Алар үзләрен иминлек каешы белән каптырган булганга гына, олы бәла булмый калган.  Һәлакәт урынына ашыгыч ярдәм  һәм  дәүләт автоинспекциясе килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X