Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Зәй районында йөк машинасы белән автобус бәрелешкән урыннан видео пәйда булды

Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы "Неоплан" пассажир автобусы белән "КАМАЗ" йөк автомобиле бәрелешкән урыннан видео урнаштырган. Кадрларда янып беткән автобус корпусы һәм юл кырыена төшкән йөк машинасы күренә. Искәртеп үтик, "Татар-информ"да бүген төнлә 00.37 Зәйдән чыкканда, Әлмәткә таба бару юлында "Неоплан" пассажир автобусы "КАМАЗ" йөк автомобиле белән бәрелешүе турында...

Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы "Неоплан" пассажир автобусы белән "КАМАЗ" йөк автомобиле бәрелешкән урыннан видео урнаштырган. Кадрларда янып беткән автобус корпусы һәм юл кырыена төшкән йөк машинасы күренә.

Искәртеп үтик, "Татар-информ"да бүген төнлә 00.37 Зәйдән чыкканда, Әлмәткә таба бару юлында "Неоплан" пассажир автобусы "КАМАЗ" йөк автомобиле белән бәрелешүе турында хәбәр ителгән иде. Бәрелешкәннән соң "Самара - Ижау" автобусы юл кырыена төшеп, янып киткән.

Фаҗига нәтиҗәсендә 13 кеше һәлак булган, 15 кеше зыян күргән - 12 кеше хастаханәдә, тагын өчесе амбулатор дәвалануга озатылган.

Юл-транспорт һәлакәте факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Һәлак булучыларның туганнары өчен кайнар линия эшли.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев