Заман сулышы

Зәйдә юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше һәлак була

Яр Чаллы - Әлмәт трассасының 51нче километрында кичә кич белән авария була. Авария нәтиҗәсендә өч кеше урында ук һәлак була. Ике кешене госпитализациялиләр, шуның берсе - авыр хәлдә. Социаль челтәрләрдә язганча, автомобиль Зәй буенча югары тизлектә йөргән. Аннары трассага чыгып китә, тик бер ара янәдән Зәй ягына борыла. Күрүчеләр сүзе...

Яр Чаллы - Әлмәт трассасының 51нче километрында кичә кич белән авария була.


Авария нәтиҗәсендә өч кеше урында ук һәлак була. Ике кешене госпитализациялиләр, шуның берсе - авыр хәлдә.

Социаль челтәрләрдә язганча, автомобиль Зәй буенча югары тизлектә йөргән. Аннары трассага чыгып китә, тик бер ара янәдән Зәй ягына борыла.

Күрүчеләр сүзе буенча, шәһәргә керер алдыннан машина фара утын сүндергән һәм бетон плитәгә килеп кергән.

http:// http://www.tatpressa.ru/

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: