Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Форель белән салат

Кирәк: 150 г тозлы форель яисә семга балыгы; кабыгы белән пешкән 3 бәрәңге; 250 г «Черри» помидоры; 100 г (5 данэ) яшел кыяклы суган; 3 аш кашыгы майонез; тәменчә – тоз, төелгән кара борыч; бизәр өчен укроп үләне.

Эш барышы: 
Бәрәңгене кабыгыннан чистартып, эре булмаган шакмакларга турыйбыз. Йомырка кискечегез булса, шуның белән генә киссәгез дә була.

Яшел суганны вак итеп турыйбыз. 200 г «Черри» помидорын дүрткә бүләбез (калганын бизәлеш өчен калдырабыз). Боларның барысын да бер савытка салабыз. 

Балыкның 2/3 өлешен шул ук савытка салабыз, ә калган 1/3 өлешен бизәлеш өчен калдырабыз. Тоз, борыч, 2 кашык майонез өстәп, туглыйбыз. 

Кырыйлары ачыла торган форманы да, банканы да пленка белән тарттырабыз. Банканы уртага куеп, чәнечке белән форма кырыйларына салатны бушатабыз. 

Банканы алып, яссы төпле табага салатны әйләндереп куябыз. Салатның өстен яртылаш киселгән помидорлар, калган балык кисәкләре һәм укроп белән бизибез. 

Целлофан пакетка 1 аш кашыгы майонез салып, почмагын әз генә кисеп алабыз да юка гына буйлар ясап, салат өстен бизибез. 

Тәмле булсын! 

http://www.syuyumbike.ru/news/salat/forelle-yaa-el-salaty фото һәм мәгълүмат алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Форель белән салат