Татарстанда бер ел эчендә эшчеләрнең хезмәт хакы 16 процентка арткан
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда бер ел эчендә эшчеләрнең хезмәт хакы 16 процентка арткан

Машинистлар өчен үсеш 44 процент тәшкил иткән

Сентябрьдә Татарстанда эшче персонал өчен 8,7 мең актив вакансия исәпләнгән. Бу узган елның шул ук ае белән чагыштырганда 10 процентка күбрәк. Тәкъдим ителгән медиана хезмәт хакы 116,1 мең сумга җиткән, бер ел эчендә 16 процентка арткан. Бу хакта hh.ru матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза «Коммерсанть».

Эш бирүчеләр иң югары хезмәт хакларын эретеп ябыштыручыларга тәкъдим иткәннәр – уртача 201,2 мең сум. Машинистларга 182,3 мең сум, монтажчыларга – 180,8 мең сум, буяучыларга, штукатурларга һәм бизәүчеләргә 180 мең сум түләргә әзер булганнар.

Бер ел эчендә кладовщиклар һәм товарлар кабул итүчеләр өчен хезмәт хакы тәкъдимнәре барыннан да күбрәк үскән – 60 процентка. Машинистлар өчен үсеш 44 процент тәшкил иткән, монтажчылар өчен – 29 процент. Буяучыларның, штукатурларның, шулай ук электромонтажчыларның һәм электромонтерларның хезмәт хакы 19 процентка арткан.

 

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев