Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Миләүшә Сабировадан өй шартларында кетчуп ясау рецепты

Бакчада яшелчә өлгергән вакыт. Хуҗабикәләр кышка запас ясап калырга ашыга. Данир Сабировның хатыны Миләүшә социаль челтәрләрдә өй шартларында тәмле кетчуп ясарга өйрәткән.

Кетчуп өчен: 1 кг суган, 4 кг помидор, 4-5 штук  татлы борыч, 1-2 ачы борыч, 0,5 кг алма, 1 сарымсак, 4-5 дәфнә яфрагы (лавр), 2 аш кашыгы тоз, 10 канәфер (гвоздика), 200-350 грамм шикәр комы, 1 стакан аш серкәсе, 6 түгәрәк кара борыч, 6 хуш исле борыч,1 бал калагы дарчин (корица).

Яшелчәләрне уртача зурлыкта турарга һәм 2 сәгать уртача утта пешерергә кирәк.

Аннары иләк аша үткәрергә, әлеге массаны кайнатып чыгарырга һәм, банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябарга.

«Кетчупны балалар да ашаса, ачы борыч салмагыз», – дип киңәш итә Миләүшә Сабирова.

https://intertat.tatar/news/milausa-sabirovadan-oi-sartlarynda-ketcup-yasau-recepty-5854630 фото һәм видео алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев