Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Пакетта скумбрия балыгы пешерәбез

Әлеге ысул белән әзерләнгән скумбрия балыгы бик тәмле булып пешә. Балык үз сутында пешкәнгә күрә, консервланган балыкны хәтерләтә.

Кирәк:

* 2 данә (1 кг) скумбрия балыгы;

* 1 чәй кашыгы тоз;

* 1-2 данә дәфнә (лавр) яфрагы;

* тәменчә – төелгән кара борыч;

* 5 борчак хуш исле борыч.

Эш барышы:

Скумбрия балыгын башыннан арындырып, эчләрен алып, бик әйбәтләп юабыз. Кисәкләргә бүлеп, целлофан пакетка тутырабыз. Шунда ук 1 чәй кашыгы тоз, тәменчә – төелгән кара борыч, 5 борчак хуш исле борыч һәм 1-2 дәфнә (лавр)  яфракларын да салабыз.

Пакетның авызын һава калмаслык итеп бәйлибез. Аш тәмләткечләр сеңсен өчен пакетны берничә мәртәбә селеккәлибез. Аннары пакетлы балыкны тагын бер пакетка салып, авызын әйбәтләп бәйлибез. Һәм тагын бер пакетка – өченчесенә.

Балыкны пакетларга урнаштырган арада кәстрүлдә су кайнатабыз. Су кайнап чыккач, пакетлы балыкны суга салып кайнатабыз. Кайнау кергәч, сүрән генә утта кәстрүлнең капкачын томалап, 30 минут пешерәбез.

Балык әзер.

Ашларыгыз тәмле булсын!

 http://www.syuyumbike.ru/news/vtoroe/pakettagy-skumbriya-balygy фото һәм мәгълүмат алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев