Май башыннан Татарстанда җылыта
Язның соңгы аеның беренче көнендә республика буенча һава температурасы +10, +15 градуска кадәр күтәреләчәк.
Иртәгә, 1 майдан, Татарстанда җылыта. Бу төньяк һава агымының көньяк-көнбатышка таба алмашынуы белән бәйле булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
1 майга каршы төндә республика буенча 4 градуска кадәр салкын булырга мөмкин. Әмма көндез республика буенча һава 10-15 градуска кадәр җылыначак. Шул ук вакытта төбәкнең төньяк-көнчыгышында салкынрак булачак. Алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез.
Пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә, 2 һәм 3 майда, Татарстанда һава торышын көнбатыштан килгән циклон билгеләячәк. Атмосфера басымы 2 майга каршы төндә төшә башлаячак, ә 2 май көнне һәм 3 май көнне яңгырлар явачак. Көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан көчле җил көтелә, көчәйгәндә тизлеге урыны белән секундына 17-22 метрга кадәр булачак.
2 майда төнлә һава температурасы -3 градуска кадәр, ә көндезге сәгатьләрдә һава 13-18 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. 3 майда һава температурасы кичен һәм төнлә 5тән 10 градуска кадәр һәм 15тән 20 градуска кадәр җылы булачак.
Татарстан синоптиклары фаразына караганда, 4 һәм 5 майда республикада 17-22 градуска кадәр җылытачак. Урыны белән яңгырлар явачак.
Фото: архив/Ильнар Тухбатов
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/30/185548/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев