Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҺАВА ТОРЫШЫ

Татарстанда һава торышы атна уртасыннан үзгәрә башлаячак

Татарстанда Скандинавия антициклоны йогынтысында урнашкан салкынча, коры һәм аз болытлы һава торышы бу атна уртасыннан үзгәрә башлаячак.

Синоптиклар чәршәмбе, 21 апрель төнендә, явым-төшем ихтималы булу зур түгел, әмма көндез республиканың көнбатыш төбәгендә җылы фронт үтү белән яңгырлар явачак, дип искәртә. Төнлә +2 -3 градуска кадәр, көндез +7, +12 градуска, көнчыгышта +17 градуска кадәр җылы була.

22 апрельдә вакыты белән явым-төшем көтелә. Температура төнлә +4 градустан -1 градуска кадәр, көндез -8дән 13 градуска кадәр булачак.

Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, җомга, 23 апрельдә һәм шимбә, 24 апрельдә, Татарстанда урыны белән яңгыр явачак. Шул ук вакытта температура бераз арта: төнлә 2-7 градуска кадәр, көндез +12дән +17 градуска кадәр җылы булачак. 

 

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X